-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
25 август 2025, 19:09

Герой Чернавин җырчыны үзе бүләкләде!

Башкортстанда Русия Оборона министрлыгының «Армия мәдәнияте көннәре» проекты чаралары дәвам итә. Бүгенге көн дә чараларга бай.

Герой Чернавин җырчыны үзе бүләкләде!
Герой Чернавин җырчыны үзе бүләкләде!

Яшь аналар да «Армия мәдәнияте көннәре»ндә катнашты. Чара кысаларында, алардан тыш, Краснокама районының Николо-Березовка авылында «Даешь молодежь!» район яшьләр иҗаты фестивале үтте. Сәхнәдә урындагы артистлар чыгыш ясады.

- Безнең коллектив бер ел элек оешты, - ди анда катнашучы Екатерина Кәримова. - Без рәхәтләнеп репетицияләргә җыелабыз, барлык бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйбыз. Безнең репертуарда эстрада һәм халык җырлары күп. Яшьләр фестивалендә беренче тапкыр катнашабыз, бу - тәҗрибә туплауның бик яхшы мөмкинлеге . Өстәвенә, ул "Армия мәдәнияте көннәре" кебек зур вакыйга кысаларында узды!

Дөньякүләм танылган опера җырчысы, Башкортстанның халык артисты Аскар Абдразаков Оборона министрлыгының «Халыкка хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Югары бүләкне аңа Русия Герое Денис Чернавин тапшырды. "Алгы сызыктагы егетләргә сезнең ярдәмегез бик кирәк. Барыгызга да — мәдәният эшлеклеләренә, хәрби хәбәрчеләргә, волонтерларга — безнең белән бергә җиңүгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт!" - диде ул.

Уфаның Совет мәйданында Русия Геройларына багышланган «Наши маяки!» кичәсендә тамашачыларга үз сәнгатен Русия Армиясенең Үзәк академия театры артистлары - «Кызыл Йолдыз» җыр һәм бию ансамбле бүләк итә.

Чакырылган тамашачылар арасында СВО ветераны Иван Зуев та бар. Концертка ул улы һәм балдызы белән килгән. СВОда Иван ике ел хезмәт иткән, күпсанлы медальләр кавалеры.

- Мин "Армия мәдәнияте көннәре"нең масштабына сокландым һәм бу концерт — фестивальнең иң якты мизгелләренең берсе, - дип сөйләде Иван. - Мәдәният һәм патриотлык һәрвакыт бәйләнештә эшли, һәм мондый чаралар барыннан да элек үсеп килүче буын өчен мөһим. Мин алгы сызыкта булганда учак янында еш кына хәрби, патриотик җырлар җырлый идек. Бу сугышчан рухны күтәрә һәм, гомумән, исән калырга ярдәм итә...

Җырчы Рамил Бәдамшин "Яшә, герой!" җырын презентацияләде.
- Мөгаен, безнең илдә якыннары, танышлары һәм дуслары СВОда булмаган кешеләр калмагандыр. Миңа килгәндә - анда минем энем. Өч елдан артык махсус хәрби операция миңа рухи яктан бик күп якын кешеләр бүләк итте. Мин аларны "туганнарым" дип атыйм. Һәм бу буш сүзләр түгел. Һәрбер җырда, ә алар инде 10нан артык язылган, конкрет сугышчылар һәм язмышлар турында әйтелә. Һәрбер җыр егетләребезнең батырлыгы белән рухландырылган, - диде ул.

Оборона министрлыгы Башкортстанның мәдәният эшлеклеләрен бүләкләде. «Казанышлар өчен» билгесе белән түбәндәгеләр бүләкләнде:
Лапшина Наталья (мәдәният министрының беренче урынбасары);
Нәзиуллин Артур (Дәүләт академия симфоник оркестры директоры);
Сәетов Алмаз (Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе директоры);
Әлмөхәммәтов Илмар (Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты ректоры вазыйфасын башкаручы);
Чечкина Людмила ("Башкортостан" дәүләт концерт залы директоры вазыйфасын башкаручы);
Кәлимуллин Юнир (Башкортстанның «Сибай концерт-театр берләшмәсе» директоры вазыйфасын башкаручы).

Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты вәкилләре Башкортстанның мәдәният эшлеклеләренә Рәхмәт хатлары да тапшырды.

Фото: башинформ.рф

Герой Чернавин җырчыны үзе бүләкләде!
Герой Чернавин җырчыны үзе бүләкләде!
Герой Чернавин җырчыны үзе бүләкләде!
Герой Чернавин җырчыны үзе бүләкләде!
Герой Чернавин җырчыны үзе бүләкләде!
Герой Чернавин җырчыны үзе бүләкләде!
Герой Чернавин җырчыны үзе бүләкләде!
Герой Чернавин җырчыны үзе бүләкләде!
Герой Чернавин җырчыны үзе бүләкләде!
Герой Чернавин җырчыны үзе бүләкләде!
Герой Чернавин җырчыны үзе бүләкләде!
Герой Чернавин җырчыны үзе бүләкләде!
Автор: Денис Таваев
Читайте нас