-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 август 2025, 20:25

Русияне бергә ачабыз

Нестеров исемендәге Башкортстан сәнгать музее Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Русияне бергә ачабыз
Русияне бергә ачабыз

Вакыйга Уфада "Армия мәдәнияте көннәре" кысаларында булды. Оборона министрлыгы Мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер билгеләп үткәнчә, ике мәдәният учреждениесенең багланышлары килешү имзаланганнан соң тагын да яхшырачак.

- Бүген төп катнашучылар - ике уникаль музей. Үзәк хәрби мәдәният учреждениеләренең энҗесе - Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясе һәм Башкортстанның энҗесе - Нестеров исемендәге сәнгать музее.


Исегезгә төшерәбез, "Армия мәдәнияте көннәре" кысаларында Нестеров музеенда Греков исемендәге Хәрби рәссамнар студиясе әгъзаларының "Русияне яңадан ачабыз, без бергә!" дип аталган күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас