Радий Хәбиров үзенең сәламләвендә Совет утырышының Уфада "Армия мәдәнияте көннәре"нә багышлануын ассызыклады.
- Без Русия Оборона министрлыгына әлеге чараны Бөек Җиңүнең 80 еллыгының истәлекле елында Башкортстанда уздыруга ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәтле. Безнең республикада патриотик юнәлештәге мәдәни мирасны саклау буенча зур эш алып барыла, - диде төбәк җитәкчесе.
Башкортстан Башлыгы билгеләгән төп бурычлар арасында – мәдәният учреждениеләре базасында СВОдан соң өйләренә кайтачак сугышчыларны социомәдәни реабилитацияләү системасын булдыру. Радий Хәбиров шулай ук креатив индустрияләрне, шул исәптән кинематографияне үстерү буенча зур эш турында сөйләде.
Тармакның инфраструктурасын үстерүгә аерым игътибар бирелә. Башкортстанда мәдәният учреждениеләре челтәре – илдә иң зурысы.
- Без Язучылар берлеге бинасын төзекләндердек, «Язучылар скверы» булдырдык. Салават районында Салават Юлаев музеен яңарта башладык, шулай ук милли каһарманыбызга һәйкәлне – Башкортстан мәдәниятенең иң танылган символын реставрацияләүгә керештек, – дип хәбәр итте республика Башлыгы.
Утырышта катнашучылар традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, дәүләт мәдәни сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Чарада төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында яңа объектларны ачу тантанасында катнашты. Мәсәлән, Стәрлебаш районының Первомай авылында модульле мәдәният йорты ишекләрен ачты. Клубны республика бюджеты хисабына төзеделәр. Бинада конференц-залга яисә актив чаралар өчен мәйданчыкка трансформалаштырырга мөмкин булган тамаша залы, грим һәм гардероб зоналары җиһазландырылган.
Совет утырышында, шулай ук, Кыйгы районының - Югары Кыйгы, Ишембай районының - Урман-Бишкадак, Тәтешле районының Югары Тәтешле авылларында модельле китапханәләр эшенә старт бирелде. Аларны «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында җиһазландырганнар.
Фото: glavarb.ru