Башкортстанның Сибай шәһәре мөһим вакыйгага — таш кисү сәнгате буенча «Дөнья һөнәрчеләре шәһәре» исеменә дәгъва итүгә әзерләнә.
Шәһәрне World Craft Council International халыкара эксперт җәмгыяте бәяләячәк. Бу башлангыч урындагы осталарга ярдәм итүгә һәм Башкортстанның уникаль районына инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлтелгән һәм «Урал аръягы-2025» Бөтенрусия инвестицион сабантуе кысаларында тормышка ашырылачак.
- Халыкара экспертларны җәлеп итү безнең уникаль продукциябезнең экспортын киңәйтү, эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен мөмкинлекләр ача, шулай ук традицион мәдәниятне һәм гамәли сәнгатьне саклау һәм үстерүнең әһәмиятен ассызыклый. Бөтендөнья советы ярдәме безгә традицион халык һөнәрләрен саклап калырга һәм планетаның мәдәни мирасына лаеклы өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк, - диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
4-6 сентябрьдә Сибайда узачак «Урал аръягы-2025» VII Бөтенрусия инвестицион Сабантуе кысаларында Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы 412 миллион сумлык инвестицияләр күләме белән 3 килешү төзиячәк.
– Чара барышында без берничә килешүгә кул куячакбыз. Документлар юл буе сервисын үстерү, шулай ук кулланучылар базарын үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлеккә кагыла. Шуларның иң масштаблысы дип Уфада Көнкүреш хезмәте күрсәтү үзәген төзү турындагы килешүне санарга була. Инвестор проектка 317 миллион сум акча кертергә планлаштыра, - диде Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры вазыйфасын башкаручы Василий Таболин.
Сабантуй мәдәни чараларга да бай булачак. 5 сентябрьдә чара кысаларында «Хайканутые» проектының икенче сезоны премьерасы узачак. Тамашачылар беренче чыгарылышны зур экранда күрәчәк һәм катнашучы блогерлар белән шәхсән таныша алачак.
Проектның креатив продюсеры Ирина Иванова хәбәр иткәнчә, бу юлы проект геройларын катлаулы сынау көтә: Көньяк Урал сукмагы буйлап нибары 16 көндә 500 чакрым юл үтәргә һәм алдагы сәяхәтчеләрнең рекордын куярга.
Фото: pravitelstvorb.ru