+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
5 Сентября 2025, 10:29

Кытайда дирижабль- җил генераторы эшләгәннәр

Кытай галимнәре дирижабль формасындагы җил генераторы эшләгән. Ул һавада “асылынып” тора һәм җил энергиясен җиргә тапшыра. Дири­жабльнең озынлыгы 30 метр, электр җитештерү куәте сәгатенә 50 кВт. Хәзерге вакытта аны сынау дәвам итә.

Кытайда дирижабль- җил генераторы эшләгәннәрКытайда дирижабль- җил генераторы эшләгәннәр
Кытайда дирижабль- җил генераторы эшләгәннәр

Яңа технологиянең төп өстенлеге – аны ерак районнарга, бәла-каза булган урыннарга тиз арада урнаштырып, электр энергиясе җитештерә башларга мөмкин. Бу, беренче чиратта, инфраструктура үсешмәгән төбәкләр өчен файдалы булачак.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас