586 мең кеше хәвеф янаган төбәкләрдән эвакуацияләнде. Табигый афәт нәтиҗәсендә 7 меңнән артык йорт җимерелде, 28 мең гектардагы авыл хуҗалыгы культуралары су астында калды.
Вьетнам хөкүмәте хәзер төп көчне инфраструктураны тергезүгә юнәлтә. Илнең Энергетика министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, электр челтәренең 40 проценты зыян күргән, аны тергезү өчен берничә ай вакыт кирәк булачак. Дөге басуларының су астында калуы исә илнең азык-төлек иминлегенә куркыныч белән яный.
Климатны өйрәнүче белгечләр фикеренчә, мондый табигый афәтләрнең ешаюы – глобаль җылыну нәтиҗәсе. Океан суларының температурасы күтәрелү сәбәпле, тайфуннар көчлерәк һәм хәвефлерәк була бара. “Киләсе елларда без мондый табигать күренешләренә ешрак очраячакбыз. Шуңа күрә илнең экологик сәясәте дә, инфраструктура сәясәте дә яңа шартларга яраклашырга тиеш”, – ди бу уңайдан Вьетнам галиме Нгуен Тхань Зыонг.