-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 сентябрь 2025, 09:25

Хәбәр бирү системалары тикшереләчәк

1 октябрьдән Башкортстан халкына хәбәр бирү системасын комплекслы тикшерү үткәрү планлаштырылган.

Хәбәр бирү системалары тикшереләчәк
Хәбәр бирү системалары тикшереләчәк

Башкорстанның Гадәттән тыш хәлләрбуенча дәүләт комитеты белдерүенчә, 1 октябрьдән Башкортстан халкына хәбәр итү системасы комплекслы тикшерүе үткәреләчәк. Шуңа бәйле рәвештә хәбәр бирү чаралары - алар сиреналар, тавыш көчәйткечләр, яктылык таблосы, панельләр һәм башка корылмалар кабызылачак. Алар, кешеләргә гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр бирү өчен, халык күп йөргән урыннарга урнаштырылачак.

Моннан тыш, халык арасында: "Внимание всем!" тавыш сигналлары, шулай ук "Проводится проверка готовности системы оповещения населения! Просьба сохранить спокойствие!" аудио-, аудиовизуаль, текстлы белдерүләр файдаланылачак.

Чара Русия Федерациясенең "Халыкка хәбәр бирү системаларын булдыру, реконструкцияләү һәм даими әзерлек торышында тоту тәртибе турында"гы 2023 елның 17 май карарына ярашлы үткәрелә.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас