Бу сорауны "Бизнес ФМ" баш мөхәррире Дмитрий Жбанов бирде.
Радий Хәбиров әйтүенчә, төбәккә яхшы керем китерәчәк нәрсәнең генә сатылуы мөмкин. Берничә ел элек "Башспирт"ның сатылу өчен яхшы булуын билгеләде ул.
Төбәк җитәкчесе әйтүенчә," Башспирт" хәзер куәтле алкоголь җитештерүчеләр бишлегендә. Компания башка җитештерүчеләрдә алар төшкән вакытта сатуларны күтәрә алган. Ягъни, җитештерү табыш китерә. Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, хәзер компанияне сатуның кирәге юк.
Дмитрий Жбанов шау-шулы җинаять эшләре турындагы мәсьәләне дә күтәрде.
Рәиф Абдрәхимовка карата җинаять эшенә килгәндә, Башкортстан Башлыгы үз позициясен төгәл билгеләвен ассызыклады.
Алан Марзаев очрагында суд карарын көтәчәкләр.