-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 ноябрь 2025, 07:05

«Минем юлым»

Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Гаилә» гомумдәүләт проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты максатларына ярашлы, Уфада шул исемдәге бәйге узды.

«Минем юлым»
«Минем юлым»

Бөтенрусия хореография фестиваль-конкурсының максаты - традицион кыйммәтләрне саклау һәм иҗади проектларны үстерүгә ярдәм итү.

Конкурста Новосибирск, Омск, Уфа, Октябрьский, Самара, Әлмәт коллективлары катнашты. Чыгышларны хореография өлкәсендә тәҗрибәле белгечләрдән торган профессиональ жюри бәяләде.

Үрнәк коллектив — Октябрьский шәһәренең «Без комментариев» ирекле балеты биш номер тәкъдим итте, шуларның өчесе — беренче, икесе - икенче һәм өченче урыннарны яулады. Конкурс югары дәрәҗәдә оештырылды.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас