-19 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 декабрь 2025, 17:46

Яшүсмерне урлаганнар...

Кемнәр?

Яшүсмерне урлаганнар...
Яшүсмерне урлаганнар...

Республиканың Күгәрчен районы прокуратурасы 28 яшьтән 34 яшькә кадәр урындагы өч кешегә карата гаепләү бәяләмәсен раслады. Ведомствода хәбәр итүләренчә, алар үсмерне урлауда гаепләнәләр.

2025 елның июлендә ир-ат шәхси дошманлык аркасында 17 яшьлек танышын урларга карар кылган. Үз планын тормышка ашыру өчен алар Мерәвешле авылындагы үсмер йортына килгән. Арытаба алар үсмерне тукмап, машинага кертеп салганнар.

Алар зыян күрүчене машинаның арткы утыргычына урнаштырганнар һәм, иреген чикләп, яшәү урыныннан алып киткәннәр. Үсмернең әти-әнисе автомобильне туктатып калып, баласын коткарган.

Гаепләнүчеләр үз гаебен танымаган. Җинаять эшен күгәрчен районара судына карау өчен җибәргәннәр.

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас