Уеннарда барлыгы 36 команда катнашты – һәрберсендә алтышар кеше. Болар - хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр һәм «Юнармия» бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең 14-16 яшьлек әгъзалары. Өч көн дәвамында, 15-17 декабрьдә, балалар хәрби-медицина, физик, строй әзерлеге, урында ориентлашу һәм ату буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте.
Башкортстан башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада «Юнармия» хәрәкәте актив үсә – 602 яшь армия отряды эшли, алар 30 меңнән артык баланы берләштерә.
- Сез барыгыз да безгә бик кадерле. Чөнки сез, үсеп килүче буын, беркадәр вакыттан соң республика үсеше, аның алга баруы өчен җаваплы булачаксыз. Безнең төп максат - биредә үткәргән өч көн эчендә сезгә билгеле бер күнекмәләр һәм белемнәр бирү, Русия Федерациясе гражданнары булуыгызны һәм патриот булырга, илне якларга һәм аның мәнфәгатьләре белән яшәргә тиешлегегезне аңлау, – диде Радий Хәбиров. – Шуның өчен без «Патриот» паркын булдырдык та инде: оборона тота белүдән алып хәрби-тактик медицина нигезләрен аңлауга кадәр биредә өйрәнәчәксез. Ә иң мөһиме - бергәләшеп, килеп туган мәсьәләләрне команда белән хәл итәргә өйрәнәбез.
Фото: Башкортстан Башлыгы