Максим Шаһиморатов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чакыруы буенча аның эш кабинетында булды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, Максим өйдә укый. Иҗат белән актив шөгыльләнә, авыл клубындагы рәсем түгәрәгенә йөри. Аның әтисе хәбәр итүенчә, Максим ике тапкыр «Салют» республика комплексында реабилитация узган, хәзер гаилә Илизаров исемендәге медицина үзәгенә документлар җыя.
Мөрсәлим авылы урта мәктәбе укытучысы Әлгизә Әлибаева Максимның мөстәкыйль укый башлавын, шулай ук рәсем ясау белән шөгыльләнүен ассызыклады. Малай республика Башлыгына үзенең рәсемен бүләк итте һәм танкист булырга хыяллануы турында сөйләде.
- Бу - чын ир-егет хыялы. Киләсе елның мартында сине безнең «Патриот» паркына чакырам. Бик күп якты тәэсирләр алырсың дип уйлыйм, – диде Радий Хәбиров.
Шул ук көнне Башкортстан Башлыгының эш кабинетына Октябрьский шәһәренең 22нче урта мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Әминә Шәңгәрәева да килде. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның ноябрендә 10 яшьлек кыз турыдан-туры Радий Хәбировка Республика көненә багышланган рәсемен бүләк итү теләге белән мөрәҗәгать иткән иде. Төбәк җитәкчесе аңа үз эше турында сөйләде һәм укучыга Яңа ел бүләге тапшырды.
- Октябрьский - бик матур шәһәр, анда хезмәт сөючән кешеләр яши. Без анда Боз сарае төзедек, ә хәзер зур бассейн төзибез, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы журналистлар белән аралашканда билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан барысының да бераз Кыш бабай ролендә буласы килә.
Фото: glavarb.ru