Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында батыр егетнең туганнары һәм якыннары белән очрашты. Хаҗиморад Каландаровның гаиләсе Башкортстанга Радий Хәбиров чакыруы буенча килгән.
Очрашу вакытында Радий Хәбиров Хаҗиморадның әти-әнисе Парвина һәм Сәидәкбәр Каландаровларга улларын
кыю егет итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, республикада аның батырлыгын хәтерләүләрен һәм хөрмәт итүләрен билгеләп үтте.
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, Башкортстан Каландаровлар гаиләсе өчен һәрвакыт ачык һәм җылы аралашуны дәвам итүгә өмет итә.
Үз чиратында, Сәидәкбәр Каландаров кунакчыл кабул итүләре һәм гаиләгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Батыр егетнең әтисе билгеләп үткәнчә, визит вакытында алар улы укыган университетта булган һәм аның турындагы истәлекне саклауларына инанган.
Фото: glavarb.ru