Рөхсәт ителгән 6 тоннадан артык йөк белән Уфа буйлап фурада барырга кирәк булса, автомобиль хуҗасына түләргә туры киләчәк. Аның суммасы йөкнең авырлыгына һәм маршрут ераклыгына бәйле, ә акчалар юлларны ремонтлауга китәчәк.
Эре тоннажлы йөкләр ташыган предприятиеләр җитәкчеләренә 1 апрельгә кадәр шәһәргә кирәкле күләмдә товар ташып өлгерергә тәкъдим ителде.
Уфага керү юлларында нинди дә булса күчәргә туры килә торган фактик массасы 6 тоннадан артып киткән транспорт чараларының хәрәкәтен тыю турында юл билгеләре, шулай ук өстәмә мәгълүмат билгеләре урнаштырылачак. Тикшерү ЮХХДИ инспекторларына йөкләнгән. Кагыйдә бозган өчен автомобильләр штрафстоянкага күчереләчәк.
Чикләү пассажир автобуслары хәрәкәтенә, азык-төлек, дарулар, хайваннар, ягулык, почта ташуга, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасына, федераль законда хәрби хезмәт каралган башкарма хакимиятнең федераль органнары транспортына, каты коммуналь һәм сыек көнкүреш калдыкларын транспортлауны тәэмин итүче транспортка кагылмый.
Барлык сораулар буенча Ибраһимов бульвары, 84 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тел. +7 (347) 273-39-94.
Фото: "Башинформ"