+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 март , 11:01

Илеш районы балалары тарихны ярата

Балалар бакчасында мини-музейлар булдыру балаларны тарих, мәдәният, сәнгать хәзинәләренә җәлеп итү чыганакларының берсе булып тора.

Илеш районы балалары тарихны ярата
Илеш районы балалары тарихны ярата
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар борынгы һәм хәзерге заман сюжетларын кабул итәргә һәм бәяләргә сәләтле. Илеш районының “Салават күпере” балалар бакчасында педагоглар һәм ата-аналар көче белән мини–музей булдырылды. 2018 елда Илеш һәм күрше районнардан җыела башлаган сәгатьләр 2021 елда мини-музей буларак үзенең ишекләрен ачты. Музей өчен сәгатьнең төрле төрләре җыелды: ком сәгате, механик сәгатьләр, кварц сәгатьләре. Алар арасында олы һәм кечкенә стена һәм кул сәгатьләре, будильникның төрле экспонатлары килүчеләрне каршы алып тора.

Сәгатьләрнең күбесе тарихи вакыйгаларга бай, алар Ватан сугышы белән бәйле. Шуның берсе чит илдән Башкортстан якларына килеп эләгә. Солдат өйдә көткән сөйгәненә аны бүләк итә. 70 ел дәвамында ул Җиңү истәлеге итеп стенада эленеп тора. 2020 елда сәгатьләр музеена экспонатлар җыелганын ишеткэч, балалары сәгатьнең гомерен озайтырга тырышып, аны музейга тапшыра.

Бу дөньяны һәр бала өчен аңлаешлы һәм кызыклы итү әлеге музейның бурычы. Чын музейларда берни дә кагылырга ярамый, ә менә мини–музейда мөмкин генә түгел, кирәк тә. Экспонатларны алыштырырга, үзгәртергә, кулга алырга, карарга рөхсәт ителә. Гадәти музейда бала - пассив кеше, ә монда ул экспозицияне иҗат итүче автор. Өстәвенә, ул үзе генә түгел, ә гаиләсе дә.

“Сәгать” мини-музее эшчәнлеге вакыт турында күзаллаулар формалаштыруны балаларның махсус игътибар предметы итеп алып бара, балаларның вакыт турында төгәл күзаллаулары өчен уңайлы шартлар тудыра.

Бүгенге көндә дә мини-музей яңа экспонатлар белән тулыландырыла. Балалар бакчасының ата-аналар комитеты даими рәвештә бу эшне яратып башкара. Сезнең дә өйдә сирәк очрый торган, яки кирәге булмаган сәгатьләрегез булса, рәхим итеп җибәрә аласыз. Сәгатьләрнең гомерен, балаларның сәгатьләргә карата кызыксынуын бергәләп арттырыйк.
 
Айгөл Мостафина.

 

Автор: Энҗе Садертдинова
Читайте нас