Кужбахты – гади авыл гына түгел, ул бер гаилә кебек уртак максат белән яшәүче, бердәмлекне кыйммәт итеп күрүче көчле җәмгыять. Биредә һәр башлангыч, һәр уңыш – күмәк хезмәт нәтиҗәсе. Шуңа күрә дә аларның бүгенге казанышлары очраклы түгел.
Күп еллар элек кужбахтылылар катгый карар кабул итә: авыл кибетләрендә спиртлы эчемлекләр сатудан баш тарта. Бу адым авыл тормышын тамырдан үзгәртә. Бүген биредә тәртип, тынычлык хөкем сөрә, җинаятьчелек юк дәрәҗәсендә, ә сәламәт яшәү рәвеше һәр гаиләдә нормага әверелгән.
Авылның төзеклеге – аның халкының йөзе. Кужбахтылылар урамнарын чиста, якты, матур итү өчен даими эш алып бара. Инициатив проектларда, грант программаларында катнашып, алар үз көчләре белән авылны үстерә. Кар тоткарлау җайланмалары урнаштыру кебек гамәли эшләр дә – халык мәнфәгатен кайгыртуның ачык мисалы.
Биредә хезмәт – тормыш нигезе. Халык мал-туар асрый, кош-корт үрчетә, бакчачылык белән шөгыльләнә. Балалар кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үсә, өлкәннәрдән үрнәк ала. «Тырышсаң – барысы да була» дигән фикер - Кужбахтыда сүз генә түгел, ә яшәү рәвеше.
Кужбахты халкы өчен сәламәт яшәү – сүздә генә түгел, ә көндәлек гамәлдә. Спорт белән шөгыльләнү, саф һавада булу, актив тормыш алып бару гадәти күренешкә әйләнгән. Авыл апалары да бу эштән читтә калмый: алар скандинавча йөреш белән шөгыльләнә. Бу күренеш Кужбахтыда сәламәт яшәү рәвешенең һәр буын өчен дә мөһим булуын күрсәтә. "Кырык градуска якын суыкта да безнекеләр хоккей уйный", - ди авыл биләмәсе башлыгы Азат Йосыпов.
Чыннан да, хоккей – кужбахтылыларның яраткан уены. Авылда берничә команда бар: алар - яшьләрнеке (тимераякларда), өлкәннәрнеке (пима киеп), сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрдән торган төркем. Соңгысыда махсус хәрби операция ветераннары да бар. Алар тыныч тормышта да башкаларга үрнәк булып кала. Уфада узган республика турнирына кужбахтылылар, 17 команда арасында беренче урын яулап, үзләренең көчле булуын тагын бер кат раслады.
Авылда балалар һәм яшүсмерләр сәламәт тормыш рәвешен сайлый. Кужбахты урта мәктәбенең спорт залында да тормыш кайный. Мәктәптә патриотик тәрбия дә көчле. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар оештырыла, "Батырлык дәресләре", хәрби әзерлек күнегүләре үткәрелә, болар аша Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә. Балаларның фронтка язган хатлары сугышчылар өчен зур рухи терәк булып тора.
Кужбахтының мәдәни тормышы да бай һәм эчтәлекле. «Ак тирәк» фольклор ансамбле инде ун ел авыл халкын берләштереп эшләп килә. Коллектив милли җыр-биюләрне башкара, бәйрәмнәр оештыра, авылның рухи дөньясын баета. Шул ук вакытта алар хәйрия эшләрендә дә актив – хәрбиләргә ярдәм җыюда катнаша. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Кужбахты халкы маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый, калай мичләр җитештерә. Бу эшләрдә өлкәннәр дә, яшьләр дә катнаша.
Авылда беренчеләрдән булып СВОга багышланган музей ачылуы да игътибарга лаек. Анда сугыш кырыннан кайтарылган экспонатлар саклана, шәхси әйберләр тупланган. Бу музей – батырлыкны онытмау, тарихны киләчәккә тапшыру урыны.
Кужбахты һәрчак кунакларны җылы каршы ала. «Аек авыл» конкурсы кысаларында узган чара да моның ачык дәлиле булды. Авыл клубында осталар күргәзмәсе эшләде, концерт программасы тәкъдим ителде. Тамашачылар алдында «Ак тирәк» ансамбле һәм район сәнгать осталары чыгыш ясады. Күргәзмәләр, концертлар, спорт ярышлары, гаилә бәйрәмнәре – барысы да авыл халкының активлыгын күрсәтте.
Бу авылда тормыш кайный: урамнарда балалар көлүе яңгырый, кичләрен спорт заллары тулы, бәйрәмнәр гөрләп үтә. Мондый мохит очраклы түгел, ул – халыкның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Кужбахтылылар фикеренчә, аек тормыш – ул тыюлар түгел, ә яңа мөмкинлекләр, сәламәтлек, бердәмлек һәм киләчәккә ышаныч. Нәкъ менә шуңа күрә алар «Аек авыл» конкурсында җиңүгә чын мәгънәсендә лаек. "Әгәр җиңү яуласак, Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә яңа һәйкәл кую ниятебез бар", — ди Азат Йосыпов.
Энҗе САДЕРТДИНОВА.