+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 Апреля , 05:23

«Башкортстан Республикасының хезмәт династияләре» конкурсында катнашыгыз!

Башкортстанда киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм нәшириятлар өчен династияләр конкурсы башланды.

«Башкортстан Республикасының хезмәт династияләре» конкурсында катнашыгыз!«Башкортстан Республикасының хезмәт династияләре» конкурсында катнашыгыз!
«Башкортстан Республикасының хезмәт династияләре» конкурсында катнашыгыз!

Оештыручылар гаилә традицияләре турында тарихлар, шулай ук шәхси архивлардан фото һәм видеолар көтә. Эшләр өч номинациядә кабул ителә: нәтиҗәле эш, буыннар дәвамлылыгы һәм иң өлкән династия өчен.

Сайлап алу этабы 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Аннары 10 августка кадәр җиңүчеләр һәм призерлар сайланачак. Аларны Республика көнендә бүләкләячәкләр. Бүләкләрне төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тапшырачак.

Катнашуга тармакта кимендә өч кеше эшләгән династияләр рөхсәт ителә. Бу балалар, оныклар һәм башка туганнар, шул исәптән ир белән хатын һәм уллыкка алынган гаилә әгъзалары булырга мөмкин. Аларның берсенең генә булса да Башкортстанда яшәве һәм эшләве мөһим. Династиянең гомум хезмәт стажы 30 елдан артып китәргә тиеш.

Катнашу өчен документлар пакеты: гариза, стаж күрсәтелгән гаилә әгъзалары исемлеге, хезмәт кенәгәләренең күчермәләре яисә эш турында электрон белешмәләр, туганлык, бүләкләр һәм һөнәри казанышлар турында документлар тапшырырга кирәк. Шулай ук гаилә традицияләре турында өч биткә кадәр сөйләү һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык таләп ителә.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас