+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
20 Апреля , 10:00

Яшь галимнәр Уфа предприятиесендә булды

Исегезгә төшерәбез, Президент Владимир Путин кушуы буенча Русиядә заманча кампуслар челтәре булдырыла. 2030 елга илдә 25 кампустан торган "Йолдызлык" барлыкка килергә тиеш.

Яшь галимнәр Уфа предприятиесендә булдыЯшь галимнәр Уфа предприятиесендә булды
Яшь галимнәр Уфа предприятиесендә булды

Вузара кампус һәм Евразия НОЦының яшь галимнәр клубы әгъзалары авиация һәм газ тармагы өчен газ турбиналы двигательләр җитештерүче «ОДК‑УМПО» җәмгыяте" предприятиесендә экскурсиядә булды. Тикшеренүчеләрнең производствога визиты «Турникетларсыз атна» акциясе кысаларында Русия машина төзүчеләр берлегенең Башкортстан бүлекчәсе ярдәмендә узды.

Йөз елдан күбрәк вакыт эчендә предприятиедә беренче авиация моторларын җитештерүдән "Ростех"ның берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясенә керүче иң эре предприятиеләренең берсенә кадәр юл үтелде. Экскурсиядә катнашучылар вертолет двигательләре өчен компонентлар чыгару процессы белән таныша алды.

Яшь галимнәр клубы рәисенең предприятиеләр белән хезмәттәшлек буенча урынбасары Айгөл Шадрина үз тәэсирләре белән уртаклашты:

- Безгә ОДК-УМПОда булу һәм җитештерү процессларын күрү кызык булды. Предприятиедә күп кенә яшь белгечләрнең эшләвен, студентларның практика узуын күрү күңелле. Һөнәри юнәлеш бирү эшенә зур игътибар бирелә. Музейга һәм җитештерү мәйданчыгына бару мөмкинлеге өчен зур рәхмәт.

Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас