

Бүген «Торатау» Конгресс‑холлында "Русия халыклары бердәмлеге елы"на һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган «Нацизмсыз дөнья өчен» V Халыкара яшьләр форумы узды. Аның программасы Бөек Ватан сугышына һәм махсус хәрби операциягә багышланган тематик күчмә күргәзмә проектларын күрсәтүне үз эченә
алды. Шулай ук, форум кысаларында белем бирү оешмалары укучылары арасында "Без срока давности" дип аталган Бөтенрусия конкурсының республика этабы узды.
Пленар утырыш Башкортстан Республикасы җитәкчелегенең, шулай ук Русиянең төрле төбәкләреннән һәм Беларусь Республикасыннан видеосәламләүләре белән ачылды.
Форумда катнашучылар тарихи хәтерне саклау, тарихны фальсификацияләүгә каршы тору һәм яшьләр арасында неонацизм һәм башка деструктив идеяләр таралуга каршы көрәш турындагы докладлар белән чыгыш ясады. Чарада Башкортстан студентлары һәм укучылары, хакимият, иҗтимагый һәм хәрби‑патриотик оешмалар, фәнни җәмәгатьчелек, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.
Форум яшьләр, галимнәр, хакимият һәм җәмәгатьчелек вәкилләре арасында диалог булдырырга мөмкинлек бирде һәм тарихи хакыйкатьне саклау һәм Русия җәмгыятенең бердәмлеген ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчыкка әверелде.