+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
19 Мая , 05:28

Телефон тышлыгында нинди микроорганизмнар яши?

Евразия НОЦы вузара студентлар кампусында урнашкан Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ фундаменталь һәм гамәли микробиология кафедрасы лабораториясе 11нче сыйныф укучысы Ләйсән Садыйковага «МедЗнайка Science» программасы кысаларында фәнни проектны якларга ярдәм итте. Бу - «МедЗнайка» профориентация мәктәбе тарихында беренче шундый тәҗрибә.

Телефон тышлыгында нинди микроорганизмнар яши?Телефон тышлыгында нинди микроорганизмнар яши?
Телефон тышлыгында нинди микроорганизмнар яши?

Программа БДМУның фундаменталь һәм гамәли микробиология кафедрасы базасында гамәлгә ашырылды һәм укучыга чын тикшеренүче юлын узарга мөмкинлек бирде - теманы сайлаудан алып халык алдында яклауга кадәр. Ләйсәннең темасы - "Мәктәп мохитендә смартфоннар өслегенең микроблы пычрануына чагыштырма анализ". Тикшерү барышында ул сыйныфташларының кәрәзле телефоннарыннан үрнәкләр алган, туклыклы тирәлекләргә чәчү үткәргән, микроорганизмнарны идентификацияләгән һәм пычрану дәрәҗәсе гаджетларны эшкәртү ешлыгына бәйле булуын анализлаган. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, смартфоннар өслегендә потенциаль патоген микроорганизмнар, шул исәптән стафилококклар һәм чүпрә сыман гөмбәләр сакланырга мөмкин. Белгечләр сүзләренчә, мондый мәгълүматлар үсмерләр арасында гигиена культурасын формалаштыруның мөһимлеген тагын бер кат раслый.

Мәктәп укучысының эшен эксперт комиссиясе югары бәяләде, анда Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ укытучылары, фән укытучылары һәм чакырылган белгечләр кергән. Ләйсән тикшеренү нәтиҗәләрен ышаныч белән җиткерде һәм экспертларның сорауларына җавап бирде. Фәнни-тикшеренү эшләре өчен бәя урта гомуми белем турындагы аттестатка кертеләчәк һәм аның уртача баллына йогынты ясаячак. Чыгарылыш сыйныф укучысы өчен бу аеруча мөһим: ул максатчан рәвештә Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керергә әзерләнә һәм хирург булырга хыяллана. #яшьләр #милли проект яшьләр.

Фото: campusufa.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас