+12 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 Мая , 07:00

"Ватанны саклаучылар" фонды филиалы психологлары СВО ветераннарына ярдәм итә

Ярдәм, шулай ук, аларның гаиләләренә дә күрсәтелә.

"Ватанны саклаучылар" фонды филиалы психологлары СВО ветераннарына ярдәм итә"Ватанны саклаучылар" фонды филиалы психологлары СВО ветераннарына ярдәм итә
"Ватанны саклаучылар" фонды филиалы психологлары СВО ветераннарына ярдәм итә

«Ватанны саклаучылар» фонды эшенең бер юнәлеше – СВО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтү. Психологлар ярдәмендә алар гадәти тормышка тизрәк әйләнеп кайта алалар. Медицина психологының беренчел консультациясен узарга киңәшләрне фондка ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да ала. Ветераннар белән фондның психология өлкәсендә база белемнәре булган, проблеманы иртә стадиядә үк танып белергә сәләтле социаль координаторлары эшли. Кирәк булганда алар белгечкә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәләр.

- Психологик ярдәм-махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның якыннарына ярдәм итүнең төп өлешләреннән берсе. Кеше һәм аның гаиләсенең үз кичерешләре белән ялгыз калмавы һәм янәшәдә ярдәм итәргә әзер белгечләр барлыгын аңлавы бик мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә фонд психологик ярдәм системасын ул һәркем өчен мөмкин булырлык итеп төзи – филиалда беренчел консультациядән алып иң катлаулы ситуацияләрдә профильле белгечләрне тоташтыруга кадәр, -диде статс-секретарь - Русия оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» фонды рәисе Анна Цивилева.  

Фондның Башкортстандагы филиалында Республика клиник психотерапия үзәге психологлары кабул итә. Белгечләр хәрби хезмәткәрләргә психологик тотрыклылыкны тергезергә, борчылуларны җиңәргә ярдәм итәләр, үз-үзләрен тиз тергезү ысулларына өйрәтәләр.   Клиник психологлар социаль координаторлар белән бергә аз хәрәкәтләнүче ветераннар өчен өйләрендә күчмә консультацияләр, республика шәһәрләрендә һәм районнарында күчмә кабул итүләр, шулай ук дистанцион консультацияләр үткәрә. Анда психологик ярдәм мөмкин була.  

Фото: srgazeta.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас