+12 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 Июня , 17:36

Спартакиадага әзерлек ничек?

Бүген XXIX Петербург халыкара икътисади форумында Русия Федерациясе Спорт министрлыгы стендының эшлекле программасы кысаларында илнең 2026 елгы төп комплекслы спорт вакыйгасы - Русия халыклары спартакиадасы тәкъдир ителде.

Спартакиадага әзерлек ничек?Спартакиадага әзерлек ничек?
Спартакиадага әзерлек ничек?

Чарада Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Хәбибов катнашты. Презентация барышында ул төбәк өчен Спартакиада уздыруның әһәмияте һәм масштаблы спорт форумына әзерлекнең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Руслан Хәбибов сүзләренчә, Русия халыклары бердәмлеге елында Русия халыклары спартакиадасын уздыру ярышларга аерым мәгънә бирә.

- Спорт чикләрне, милләтләрне һәм диннәрне белми. 2026 елда Уфаның Спорт ареналарында илебезнең дистәләгән төбәкләре вәкилләре очрашачак. Бу күптөрлелектә бердәмлекнең ачык мисалы һәм Русиянең көче аның халыклары бердәмлегендә икәнлегенә ачык дәлил булачак, - дип билгеләп үтте Руслан Хәбибов.

Башкортстан Спартакиаданы уздыруның төп мәйданчыкларының берсе булачак. Ярышлар заманча спорт объектларында узачак. Алар арасында – 2024 елда Уфада «Русия - спорт державасы» халыкара форумы вакытында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин ачкан Көрәш сарае, Фехтование үзәге һәм Ишкәкле слалом корылмалары комплексы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас