

Чарада студентлар үзидарәсе лидерлары, ирекмәннәр һәм җәмәгать оешмалары активистларыннан торган 180 кеше катнашты. Радий Хәбиров яшьләр лидерларына республика һәм ил үсешенә өлеш кертергә омтылганнары өчен рәхмәт белдерде.
– Сез – безнең фикердәшләребез һәм партнерларыбыз. Нәкъ менә сез республикабызның яшьләр сәясәтен билгелисез. Сездәге энергияне, алга барырга һәм кешеләргә ярдәм итәргә теләкне күрәбез, – диде республика җитәкчесе.
Ул Башкортстанда яшьләрне яклау инфраструктурасының системалы рәвештә үсүен дә билгеләде. Республикада профильле министрлык эшли, яшьләр үзәкләре челтәре киңәя. Якын арада «Башкортстанның атказанган яшьләр сәясәте хезмәткәре» дигән мактаулы исем дә булдырылачак.
Киңәшмәдә студентлар отрядлары хәрәкәтенә аерым игътибар бирелде. Быел анда якынча 13 мең яшь кеше катнашачак. Радий Хәбиров сүзләренчә, Башкортстан бу юнәлеш буенча Русия лидерларының берсенә әверелергә мөмкин. Бу максаттан «Йәшлек House» яшьләр йорты базасында студентлар отрядлары штабы төзелә.
Республикада иреклеләргә ярдәм системасы да үсә. Моның өчен төрле дәртләндерү чаралары гамәлгә ашырыла, ә иң актив волонтерлар өчен «Башкортстан иреклесе» мактау билгесе булдырылган.
Утырышта яшьләрнең мәгълүмати хәвефсезлеге мәсьәләләре дә каралды. Радий Хәбиров бүгенге яшь буынның көчле мәгълүмати басым шартларында яшәвен, интернет һәм социаль челтәрләр аша чит кыйммәтләрне көчләп тагарга омтылулар булуын билгеләде.
– Бу мәсьәләне тыюлар белән генә хәл итеп булмый. Монда гаилә, мәктәп, җәмәгать оешмалары һәм сәламәт җәмгыять мохите мөһим роль уйный, – диде ул.
Очрашу вакытында республика җитәкчесе студентлар өчен яңа мөмкинлекләр турында да сөйләде. Аерым алганда, киләчәктә «Студентлар язы» фестивален киңрәк форматта үткәрергә ниятлиләр. Киләсе гала-концерт Көрәш сараенда узачак һәм анда биш мең яшь кеше катнашыр дип көтелә.
Чара ахырында Радий Хәбиров яшьләрне актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәтләп, дәүләт бүләкләре тапшырды.
Утырыштан соң Башкортстан Башлыгы студентлар кампусының икенче чираты төзелеше белән танышты. Аның сүзләренчә, эшләр график буенча бара, ә төп максат – 2027 елның гыйнварында бирегә беренче студентларны урнаштыру.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102