+18 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 Июня , 10:55

Экологик унъеллыкка нәтиҗә ясаячаклар

Уфада “10 000 добрых семян” акциясен башлап җибәрәчәкләр.

 

 

27 июньдә Уфада, Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында, “Яшел Башкортстан” төбәк иҗтимагый оешмасы үзенең ун еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Власть, бизнес һәм 250 меңнән артык актив гражданнар берләшмәсе эшләгән елларда яхшы нәтиҗәләр китерде: 26 миллион агач утыртылды, 110 тематик аллея төзелде һәм 587 меңнән артык кыйммәтле токымлы балык маймычлары сулыкларга җибәрелде.

Бәйрәмнең кульминациясе булып масштаблы яңа инициатива – “10 000 добрых семян” акциясе старт алачак. Оештыручылар республика халкына үзләренең “Ыру агачы"н үстерергә тәкъдим итә. Кечкенә шытымнан мәһабәт тормыш символына кадәр бергәләп юл үтү өчен һәр гаилә зәңгәр чыршы орлыклары ала алачак.

"Без моның – агач үстерүнең никадәр озак һәм җентекле хезмәт икәнен күрсәтергә телибез. Бу тәҗрибә  урман никадәр бәясез булуын һәм аны бер сәбәпсез юк итәргә ярамавын аңларга ярдәм итәчәк”, – дип ассызыклады “Яшел Башкортстан" иҗтимагый оешма рәисе Гөлнара Хәмиева.

Чара  А.гыйдел Яры буенда, “Яшел Башкортстан” мәйданчыгында 12. 00 дән 18.00 сәгатькә кадәр узачак.

Чара программасында үзгәрешләр барлыкка килү ихтимал, барлык мәгълүматны оештыручылардан белергә мөмкин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас