

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Юрүзән елгасының матур ярлары быел да йөзләгән кешенең очрашу урынына әверелде. Салават районындагы «Янгантау» геопаркы территориясендә терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында спорт туризмы буенча XIII Бөтенрусия «Туриада – Юрүзән-2026» фестивале узды. Унөченче ел рәттән үткәрелгән чара бу юлы да Русиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучыларны берләштерде.
Быел фестивальгә 13 команда составында 130дан артык кеше җыелды. Башкортстан, Татарстан, Пермь крае, Мурман, Свердловск, Ырынбур, Чиләбе өлкәләре вәкилләре, Санкт-Петербург, Уфа, Магнитогорск шәһәрләре командалары, Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте вәкилләре, шулай ук «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалы командасы һәм Абхазия Паралимпия комитеты вәкилләре Юрүзән буенда очрашты.
Фестивальнең тарихы инде бай. Еллар дәвамында бирегә Кырым, Чечня, Донбасс республикаларыннан, Мәскәүдән, Төмән, Кемерово, Воронеж, Ульяновск һәм башка күп кенә төбәкләрдән дә командалар килгән. Соңгы елларда махсус хәрби операция ветераннары да әлеге зур туристик гаиләнең аерылгысыз өлешенә әйләнде.
Туриада – ул ярышлар гына түгел. Ул кешеләргә үз көченә яңадан ышанырга, актив тормыш алып барырга, сәяхәт итәргә, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирүче мәйданчык. Катнашучылар палаткалар шәһәрчегендә яши, бергә әзерләнә, ярыша, тәҗрибә уртаклаша, кичләрен җырлый, аралаша. Мондагы атмосфераны күпләр гаилә җылысы белән чагыштыра.
Тантаналы ачылышта командалар байраклары белән тезелеп басты. Фестиваль кунакларын Салават районы хакимияте башлыгы Марс Кашапов, Русия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгының туристик проектлар департаменты вәкилләре, Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина, республика Спорт министрлыгы вәкилләре, Русия спорт туризмы федерациясе җитәкчелеге һәм дүрт тапкыр Паралимпия чемпионы Ирек Зарипов сәламләде.
Чараның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – фестиваль байрагын күтәрү булды. Узган елгы җиңүчеләр – Чиләбе командасы – Туриада байрагын күтәргәндә мәйданда Русия, Башкортстан һәм фестиваль байраклары берьюлы җилфердәде. Шуннан соң баш хөкемдар Александр Токмаков:
– «Туриада – Юрүзән-2026» рәсми рәвештә ачык! – дип игълан итте.
Фестивальнең беренче көне үк бай программа белән дәвам итте. Командалар тау, җәяүле һәм су дистанцияләрендә көч сынашты. Юрүзән елгасы катамараннар һәм байдаркалар өчен чын сынау мәйданына әверелде. Табигый рельеф исә спорт туризмының төрле юнәлешләре буенча тулы форматлы ярышлар үткәрергә мөмкинлек бирде.
Моннан тыш, һәркем өчен уктан ату һәм кыяга үрмәләү буенча осталык дәресләре эшләде. Бу мәйданчыкларда кешеләр өзелеп тормады. Алда катнашучыларны эстафета көткәнлектән, һәркем үз осталыгын камилләштерергә омтылды.
Көн дәвамында туристик лагерьларда иң яхшы биваклар һәм поход шартларында әзерләнгән ризыклар бәйгеләре дә узды. Кич белән командалар җитәкчеләре өчен киңәшмә һәм укыту семинары үткәрелде. Аннан соң танышу кичәсе башланды. Һәр команда үзенең визит карточкасын тәкъдим итеп, туган ягы, туристик традицияләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.
Фестивальнең күптәнге катнашучысы, дүрт тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы Ирек Зарипов җитәкләгән «Ватанны саклаучылар» фонды командасы быел яңартылган состав белән килгән.
– Мондый фестивальләр егетләр өчен бик кирәк. Биредә аралашу да, ярдәмләшү дә, ярыш рухы да бар. Кешеләр үзләренә яңадан ышана башлыйлар, гаиләләре белән килә, башкаларны да актив тормышка өнди, – дип билгеләде ул.
Быелгы Туриаданың тагын бер үзенчәлеге – Абхазия вәкилләренең беренче тапкыр килүе. Абхазия Паралимпия комитеты рәисе Леон Цвижба фестивальнең югары дәрәҗәдә оештырылуын ассызыклап, киләчәктә үз командасын тулы состав белән алып килергә ниятләвен әйтте.
Мурман өлкәсеннән килгән «Заполярный» параклубы вәкилләре исә инде бишенче ел рәттән Юрүзәнгә кайта. Алар мондагы тәҗрибәне үз төбәкләрендә дә кулланырга теләүләрен яшерми. Пермь краеннан килгән спортчылар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яңа булган новус уенын тәкъдим итсә, Ырынбурдан махсус хәрби операция ветераны Василий Сычёв беренче көндә үк байдаркада да, каноэда да көч сынап өлгергән.
Фестивальнең төп кыйммәте медальләрдә генә түгел. Биредә һәркем үзенең мөмкинлекләре чикле түгеллеген исбатлый. Спорт аша кешеләр үзләренә яңадан ышана, яңа дуслар таба, бер-берсен рухландыра.
«Туриада – Юрүзән» инде күптән төбәк чарасы кысаларыннан чыкты. Моның ачык дәлиле – проектның 2025 елда Русия Хөкүмәтенең туризм өлкәсендәге премиясенә лаек булуы. Бу бәя фестивальнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыятькә якынайтуда, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда һәм инклюзив спорт туризмын үстерүдә мөһим роль уйнавын раслый.
Ә Юрүзән ярлары исә елдан-ел бер үк фикерне яңгырата кебек: чын җиңү – ул беренче урын гына түгел. Чын җиңү – үзеңне җиңү, дуслар табу һәм киләсе елга кабат бирегә кайтырга теләү.