+21 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 Июля , 10:54

Рейтингта – яңа үр

Радий Хәбиров Русия төбәкләре җитәкчеләре рейтингында позициясен яхшыртты.

Рейтингта – яңа үрРейтингта – яңа үр
Рейтингта – яңа үр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров июнь аендагы нәтиҗәләр буенча Русия Федерациясе субъектлары җитәкчеләренең сәяси йогынты рейтингының 14нче баскычына күтәрелде. Моңа кадәр ул 17нче урында иде.

Әлеге рейтингны ай саен Дмитрий Орлов җитәкләгән Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК) төзи. Анда төбәк җитәкчеләренең федераль сәяси һәм идарә итү көн тәртибенә йогынтысы бәяләнә. Рейтингны әзерләгәндә дәүләт хакимияте вәкилләре, эшлекле даирәләр, сәясәт белгечләре һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары экспертлары фикере исәпкә алына.

Белгечләр фикеренчә, Радий Хәбировның рейтингтагы позициясе берничә сәбәп аркасында ныгыган. Шуларның берсе – федераль үзәкнең республиканың сәнәгать үсешенә игътибары арту. Әйтик, «Иннопром» халыкара күргәзмәсе вакытында Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Башкортстанда төзелеш материаллары һәм резина-техник эшләнмәләр җитештерүдә кулланыла торган фенол антиоксиданты җитештерү башлануын билгеләп үтте. Мондый проектлар илнең технологик бәйсезлеген ныгытуга өлеш кертә һәм республика җитәкчелегенең федераль дәрәҗәдәге абруен күтәрә.

Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалының икътисад, менеджмент һәм маркетинг кафедрасы доценты Рөстәм Камалов әйтүенчә, бүген губернаторларның сәяси абруе төбәкләрнең дәүләт күләмендәге бурычларны хәл итүгә керткән өлеше белән дә бәяләнә.

– Соңгы елларда губернаторларның сәяси авырлыгын билгеләүче төп күрсәткечләрнең берсе – төбәкнең ил күләмендәге стратегик бурычларны үтәүдә катнашуы. Элек игътибар күбрәк социаль һәм бюджет күрсәткечләренә юнәлтелсә, хәзер сәнәгать, импортны алыштыру һәм ил өчен әһәмиятле җитештерүләрне үстерүгә бәйле проектлар аеруча мөһим. Шуңа күрә Радий Хәбиров традицион рәвештә АПЭК рейтингында йогынтысы бик көчле булган төбәк җитәкчеләре төркемендә урын ала, – дип билгеләде эксперт.

Аның сүзләренчә, Башкортстанның сәнәгать проектлары федераль икътисади көн тәртибенә кертелгән саен, республика җитәкчесенең экспертлар арасындагы абруе да арта.

Башкортстан Фәннәр академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре, республика Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Кобыскан да рейтингтагы үсешне төбәкнең эзлекле эш нәтиҗәсе дип бәяләде.

– АПЭК рейтингында өч баскычка күтәрелү – Радий Хәбиров һәм республика идарә командасының системалы эш нәтиҗәсе. Экспертлар хәзерге мәгълүмати көн тәртибен генә түгел, ә төбәк җитәкчесенең зур проектларны тормышка ашыру, федераль хакимият органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешү сәләтен дә бәяли.

Башкортстан очрагында импортны алыштыруга һәм технологик үсешкә хезмәт иткән яңа сәнәгать җитештерүләрен гамәлгә ашыру өстәмә уңай фактор булды. Республика федераль икътисади көн тәртибендә мондый проектларны башлап җибәрүче төбәк буларак ешрак телгә алынган саен, аның сәяси йогынты рейтингындагы позицияләре дә ныгый, – дип ассызыклады Александр Кобыскан.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас