

Академия президенты Камил Рамазанов хәбәр итүенчә, 2021–25 елларда галимнәр 70тән артык фәнни проект һәм аналитик хезмәт башкарган. Алар федераль һәм республика дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда актив катнаша.
Академиянең күп кенә эшләнмәләре республика предприятиеләрендә кулланыла. Әйтик, нефть белән пычранган җирләрне чистарту һәм бораулау калдыкларын утильләштерү технологиясен «Роснефть» компаниясе файдалана, ә скважиналарны диагностикалау өчен актив термометрия алымын «ТНГ-групп» куллана.
Галимнәр шулай ук Долгое, Лебяжье һәм Щучье күлләренең экологик торышын бәяләгән, «Красноусольск» шифаханәсе өчен яңа минераль чыганакларны өйрәнә.
Моннан тыш, Академиянең энциклопедия секторы «Башкортстан» интерактив төбәк порталын үстерә. Шулай ук Башкорт энциклопедиясе институты әзерләгән «Мостай Кәрим» һәм «Мортаза Рәхимов» басмалары дөнья күрде.
Радий Хәбиров Академия коллективына нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Фәннәр академиясе эшчәнлеген Уфада төзелеп килүче төбәкара студентлар кампусы мәйданчыгында да оештырырга тәкъдим итте.
– Фәннәр академиясе – безнең мөһим партнер. Фәнни җәмәгатьчелек белән зур очрашу үткәрәчәкбез. Шулай ук Академиянең кампуста да эшләве турында уйларга кирәк, – диде республика җитәкчесе.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: ufa.rbc.ru