+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 Июля , 14:22

Радий Хәбиров: "Объектларга зыян килмәде"

«Газпром нефтехим Салават» предприятиесендәге утырышта стратегик объектларның хәвефсезлеген көчәйтү мәсьәләләре каралды.

Радий Хәбиров: "Объектларга зыян килмәде"Радий Хәбиров: "Объектларга зыян килмәде"
Радий Хәбиров: "Объектларга зыян килмәде"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Газпром нефтехим Салават» җәмгыяте мәйданчыгында төбәк оператив штабының күчмә утырышын үткәрде.

Иртән предприятиегә пилотсыз очу аппаратлары террорчылык һөҗүме ясады. Зыян күрүчеләр юк. Бәреп төшерелгән пилотсыз аппаратларның кыйпылчыклары сәнәгать зонасы территориясенә төшкән.

Министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, хокук саклау органнары, оператив хезмәтләр, предприятие һәм шәһәр хакимияте вәкилләре катнашкан утырышта стратегик объектларны саклауны көчәйтү мәсьәләләре каралды.

– Бүген Салаваттагы нефть химиясе комплексына дошман пилотсыз аппаратларының һөҗүме иң күләмлесе булды. Биредә көчле саклану системасы булдырылган. Шуңа күрә Оборона министрлыгы, БАРС отряды һәм предприятиеләр көче белән пилотсыз аппаратларны юк итү яки юнәлешләрен югалтырлык итеп бастыру мөмкин булды, – диде Радий Хәбиров.

Утырышта сәнәгать предприятиеләренең террорчылык һөҗүмнәре хәвефе шартларында эшләве, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта ведомствоара хезмәттәшлек, диверсияләрне кисәтү һәм аларга оператив җавап бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы һөҗүм нәтиҗәләре турында сөйләде.

– Берничә урында янгын чыккан иде. Аларның барысы да диярлек сүндерелде. Төп объектларга зыян килмәде. Ресурслар һәм электр кабельләре үткәрелгән эстакадаларда кайбер җимерелүләр бар. Тергезү эшләре тәүлек әйләнәсенә алып барылачак. Берничә көн эчендә предприятие элекке эш күләмнәренә чыгар дип уйлыйм, – диде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе критик инфраструктура объектларының актив һәм пассив саклану системаларын алга таба да көчәйтү дәвам итәчәген билгеләде. Аның сүзләренчә, мондый һөҗүмнәрнең кабатлану ихтималын кире кагып булмый, ә гамәлдәге саклану системалары пилотсыз аппаратларга каршы көрәштә үз нәтиҗәлелеген күрсәтте.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас