+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 Июля , 16:00

Эллеке Уфа мэры тагын нәрсәләрдә гаепләнә?

Уфа Шәһәр советы, Русия Федерациясе Тикшерү комитетының Башкортстан буенча тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать юллап, Уфа шәһәре хакимиятенең хезмәт автомобильләрен Башкортстан Югары суды судьялары тарафыннан законсыз файдалану ихтималына бәйле фактларны тикшерүне, конкрет шартларны һәм бюджеттан сарыф ителгән акчалар күләмен ачыклауны сорады.

Эллеке Уфа мэры тагын нәрсәләрдә гаепләнә?Эллеке Уфа мэры тагын нәрсәләрдә гаепләнә?
Эллеке Уфа мэры тагын нәрсәләрдә гаепләнә?
Шәһәр советы рәисе Марат Вәсимов имзалаган документ «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы карамагында бар.

Анда Шәһәр советы карамагындагы мәгълүматларга караганда, Татарстаннан республикабызга эшкә килгән Башкортстан Югары суды судьяларына муниципаль бюджет хисабына йөртүче белән бергә хезмәт автомобильләре һәм ягулык белән тәэмин итү очраклары берничә тапкыр теркәлгәнлеге күрсәтелә.

«Аерым алганда, сүз әлеге судьяларны, шулай ук аларның гаилә әгъзаларын һәм шәхси милкен (шул исәптән бүләкләрен) ял көннәрендә Казанга алып бару һәм кире кайтару турында бара. Бу гамәлләр, фаразларга караганда, Башкортстан Югары суды җитәкчелеге инициативасы белән башкарылган, — диелә мөрәҗәгатьтә. — Хәзерге вакытта авыр коррупция җинаятьләрендә гаепләнүче Уфа шәһәренең элекке хакимият башлыгы Р. Р. Мәүлиевның тикшерү изоляторыннан азат ителгәнлеген һәм аңа карата йомшартылган чикләү чарасы кулланылганлыгын исәпкә алып, югарыда телгә алынган фактлар мәнфәгатьләр каршылыгы өчен объектив шартлар тудыра һәм кабул ителә торган суд карарларының гаделлегенә шик уята. Шуңа күрә мөмкин булган һәртөрле хокук бозуларны һәм явыз ният белән файдалану очракларын булдырмас өчен әлеге хәлләрне мәҗбүри рәвештә тикшерергә кирәк».

Мөрәҗәгатьтә шулай ук шәһәр мэриясе вазыйфа биләүче кешеләрнең, Башкортстан Югары суды җитәкчелегенең һәм аерым судьяларның гамәлләрендә Җинаять кодексының «Вазыйфа вәкаләтләреннән явыз нияттә файдалану» һәм «Бюджет акчаларын максатка ярашсыз тоту» турындагы маддәләрендә каралган җинаять билгеләре булу ихтималы әйтелә. Моннан тыш, милек характерындагы хезмәтләр алу һәм бюджет акчаларын урлау билгеләре дә күзәтелә.

«Муниципаль милекне шушы рәвештә файдалану шәһәр округы бюджетына турыдан-туры зыян китерә», — диелә документта.

Уфа Шәһәр советы Русия Тикшерү комитетыннан әлеге гамәлләргә хокукый бәя бирүне һәм, хокук бозулар ачыкланган очракта, тиешле чаралар күреп, гаепле кешеләрне законда каралган җаваплылыкка тартуны сорый.

Фото: Башинформ


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас