+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 Июля , 09:55

«На Рахате»: мунча, спорт һәм күңелле ял

25–26 июльдә Уфаның Кашкадан күле буенда бишенче тапкыр «На Рахате» халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале үтәчәк. Кунакларны күмәк парлану буенча Русия чемпионаты финалы, мунча тамашалары, җитештерүчеләр күргәзмәсе, спорт ярышлары, осталык дәресләре һәм башка кызыклы чаралар көтә.

«На Рахате»: мунча, спорт һәм күңелле ял«На Рахате»: мунча, спорт һәм күңелле ял
«На Рахате»: мунча, спорт һәм күңелле ял

Евразия мунча ассоциациясе директоры урынбасары Назгөл Левина сүзләренчә, фестиваль инде Уфаның күркәм традицияләренең берсенә һәм визит карточкасына әверелгән.

– Быел «На Рахате» фестивален бишенче тапкыр үткәрәбез. Ул шәһәр халкы арасында зур популярлык казанды, аны ел саен көтеп алалар. Быелгы төп вакыйга – Русиянең төрле шәһәрләреннән килгән алты оста катнашындагы күмәк парлану буенча Русия чемпионаты финалы. Шулай ук зур баскетбол турниры узачак. Кунаклар бүләкләр дә ота алачак. Гаиләләр өчен дә кызыклы ял мөмкинлеге булачак – тәмле ризыклар, мунча, күңелле тамашалар һәм төрле күңел ачу чаралары әзерләнгән, – диде Назгөл Левина.

Гадәттәгечә, фестивальдә мунча җиһазлары җитештерүчеләр күргәзмәсе эшләячәк. Килүчеләр мунча мичләрен һәм чаннарны сынап карый алачак. Шулай ук палаткалар шәһәрчеге дә оештырылачак.

«На Рахате» фестивале Уфаның әһәмиятле чаралары календарендә ныклы урын алды. Анда Башкортстанның төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән дә кунаклар килә. Быел да оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай һәм кызыклы программа әзерләгән.

 

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: gorodufa.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас