+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
16 Июля , 13:05

Уфада Ленин исемендәге парк яңартыла

Паркны киләсе елның октябрендә ачарга планлаштыралар.

Уфада Ленин исемендәге парк яңартылаУфада Ленин исемендәге парк яңартыла
Уфада Ленин исемендәге парк яңартыла

Уфада Ленин исемендәге паркны яңарту эшләре дәвам итә. Республика Башлыгы Радий Хәбиров төзелеш барышы белән танышты.

Хәзерге вакытта паркта баскычлар төзекләндерелгән, амфитеатр һәм ике фонтан төзелгән. Шулай ук кафе бинасы, инженер челтәрләре, яктырту системасы, җәяүлеләр юллары һәм агач настиллар ясала.

Радий Хәбиров әйтүенчә, яңартудан соң парк ял итү өчен заманча урынга әвереләчәк. Биредә балалар мәйданчыклары, спорт зоналары, амфитеатр һәм тарихи арка да яңадан торгызылачак.

Паркны төзекләндерү «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты буенча алып барыла. Эшләрне агымдагы елның октябрендә тәмамларга ниятлиләр.

 

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас