+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 Июля , 13:32

Һава патруле урманнарны уттан саклый

Урманнарны күзәтү өчен дүрт маршрут буенча даими очышлар үткәрелә. Ел башыннан авиация ярдәмендә ике урман янгыны вакытында ачыкланган.

Һава патруле урманнарны уттан саклыйҺава патруле урманнарны уттан саклый
Һава патруле урманнарны уттан саклый

Башкортстанда урманнарны һавадан күзәтү дәвам итә. Урман патрульләре дәүләт программасы кысаларында үткәрелә һәм республиканың 4,1 миллион гектар урман фонды территориясен колачлый. Очышлар дүрт расланган маршрут буенча башкарыла, ә авиация Уфа, Белорет һәм Бөрҗән районының Иске Собхангол авылындагы базаларда урнашкан.

Янгын куркынычы сезоны башланганнан бирле очучы-күзәтүчеләр 111 очыш башкарган. Алар һавада барлыгы 349 сәгать 40 минут булган. Авиация ярдәмендә Бөрҗән һәм Учалы районнарында чыккан ике урман янгыны вакытында ачыкланган.

Гомумән алганда, ел башыннан республика урман фондында 15 урман янгыны теркәлгән. Аларның гомум мәйданы 87 гектар тәшкил иткән.

– Башкортстанның таулы һәм барып җитүе кыен булган урманлы районнарында һавадан күзәтү иң нәтиҗәле алым булып кала. Янгын чыганакларын һавадан күрү безгә иң мөһим өстенлекне – вакытны бирә. Нәкъ шуның нәтиҗәсендә быел ике урман янгыны башлангыч чорында ук тиз арада сүндерелде. Урманнарны күзәтүнең күп баскычлы системасы хәвефне алдан күрергә һәм мөмкин кадәр тизрәк чара күрергә ярдәм итә. Бу урман байлыгын уттан саклап калу өчен бик мөһим, – диде Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас