

Чара 22 июльдә билгеләнүче Бөтендөнья баш мие көненә багышлана. Чараның төп максаты — халыкның тәнебезнең төп органын кайгырту мөһимлеге турындагы белемен күтәрү.
Билгеле ки, баш миенең функциональ активлыгын һәм когнитив көчен саклау актив озын гомерлелек өстенлеге булып санала. Кан тамырлары куркынычын — югары кан басымы, гипергликемия, дислипидемияне — контрольдә тоту баш өянәге (инсульт) һәм хәтергә зыян килү (деменция) ихтималлыгын киметә.
Кан басымын даими рәвештә үлчәү мөһим, чөнки кеше еш кына үзенең кан басымы югары булуын сизми. Шулай ук кан тамырлары сыгылмалылыгын озак вакыт саклау өчен сәламәт яшәү үрнәген сакларга кирәк. Бу чаралар баш мие сәламәтлеген, ачык фикерләү һәм когнитив активлыкны саклау өчен — төп ачкычлар.
Табиблар безне даими рәвештә тозны артык куллану зарары турында кисәтә. Тозны артык куллану югары кан басымы чиренә һәм кан тамырлары патологияләренә китерә. Рациондагы тозны тәүлегенә 5 граммга кадәр киметү һәм кан басымын контрольдә тоту (130/80 мм.дан түбәнрәк), баш миен сакларга, гомерне озайтырга булыша һәм нейродегенерация (нейроннарның, ягъни нерв күзәнәкләренең акрынлап һәлак булуы) куркынычын киметә. Шулай ук йокы сыйфаты яхшы булырга тиеш, психологик тотрыклылык саклау, иҗади эшчәнлек баш мие сәламәтлеге өчен зур әһәмияткә ия дип раслый табиблар.
Баш мие авыруларын профилактикалауга комплекслы адымнар сәламәтлек турында кайгырту культурасының бер өлеше булырга тиеш.
Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.