+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
21 Июля , 14:30

Башкортстанда ягулык белән хәл контрольдә

Республикада ягулык белән тәэмин итү һәм ягулык салу станцияләрендәге хәл тәүлек әйләнәсенә контрольдә тора.

Башкортстанда ягулык белән хәл контрольдәБашкортстанда ягулык белән хәл контрольдә
Башкортстанда ягулык белән хәл контрольдә

Башкортстанда ягулык базарындагы хәлне республика Оператив штабы тәүлек әйләнәсендә контрольдә тота. Көн саен үткәрелә торган брифингта Башкортстан сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Эдуард Мостафин хәзерге вазгыять турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, республикада тәүлеклек ягулык куллану күләме гадәттәге 3 мең тонна урынына хәзер 3,5 мең тоннадан артып киткән. Шуңа күрә кайбер ягулык салу станцияләрендә чиратлар әле дә саклана.

Ягулык салу станцияләре бер-ике генә булган районнарда хәл киеренкерәк. Мишкә, Акъяр, Авыргазы, Иглин һәм Күгәрчен районнарындагы хәл аерым контрольдә тотыла. Белгечләр хәбәр итүенчә, ягулык төялгән машиналар районнарга график буенча җибәрелә, тәэмин итү күләме дә акрынлап арттырыла.

Хакимият вәкилләре туристларга юлга чыгар алдыннан маршрутларын алдан планлаштырырга киңәш итә. Шулай ук мөмкин булса, иртәнге сәгатьләрдә ягулык салырга тәкъдим итәләр, чөнки бу вакытта чиратлар азрак була.

Моннан тыш, республикада кече ягулык салу станцияләрен яңадан эшкә җәлеп итү мөмкинлеге дә карала. Моның өчен аларга ягулыкны биржа аша сатып алу мөмкинлеге тудырылачак.

Оператив штабта белдерүләренчә, ашыгыч хезмәтләр өчен ягулык белән тәэмин итүдә өзеклек юк. Шулай ук ягулык салу станцияләрендәге техник җитешсезлекләр мөмкин кадәр тиз арада бетерелә.

«Лукойл» компаниясенең вакытлыча эшләмәгән ягулык салу станцияләрен якын көннәрдә яңадан ачу планлаштырыла.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас