+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 июль , 06:41

«На Рахате» фестивале кунакларны көтә

25–26 июльдә Уфаның Кашкадан паркында халыкара сәламәтлек һәм туризм форумы узачак. Фестиваль кунакларын мунча йолалары, тәмле ризыклар, осталык дәресләре һәм гаилә белән ял көтә.

«На Рахате» фестивале кунакларны көтә«На Рахате» фестивале кунакларны көтә
«На Рахате» фестивале кунакларны көтә

25–26 июльдә Уфаның Кашкадан паркында бишенче халыкара «На Рахате» сәламәтлек һәм туризм форумы узачак. Соңгы елларда бу чара башкаланың үзенчәлекле бәйрәмнәренең берсенә әверелде.

Оештыручылар фестивальгә килергә киңәш итә торган биш төп сәбәпне атады. Беренчесе – мунча мәдәнияте. Биредә пар осталары чыгышлары, күмәк парлану сеанслары һәм тематик программалар әзерләнгән.

Фестивальдә шулай ук «ГастроРахат» мәйданчыгы эшләячәк. Кунакларга җирле аш-су, сәламәт туклану ризыклары, десертлар һәм төрле эчемлекләр тәкъдим ителәчәк.

Паркта фотозоналар, тере музыка, DJ чыгышлары, ял итү өчен уңайлы урыннар булдырылачак. Моннан тыш, спорт ярышлары, конкурслар, лекцияләр һәм осталык дәресләре дә узачак.

Фестиваль гаиләләр өчен дә кызыклы булачак. Балаларны уеннар, күңел ачу программалары һәм «Илир» этноавылы көтә. Анда боланнар белән дә танышырга мөмкин булачак.

Фестиваль территориясендә палаткалар шәһәрчеге дә эшләячәк. Теләүчеләр үз палаткалары белән килә яки аны арендага ала ала.

Чаралар 25–26 июльдә, Уфаның Кашкадан паркында 10:30 сәгатьтә башлана.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас