+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
22 июль , 06:45

Уфа студентлар кампусы проекты иң югары бәя алды

Уфада төзелүче кампус проекты барлык төп күрсәткечләр буенча максималь бәягә лаек булды. Кампусның икенче чиратын төзү эшләре график буенча бара.

Уфа студентлар кампусы проекты иң югары бәя алдыУфа студентлар кампусы проекты иң югары бәя алды
Уфа студентлар кампусы проекты иң югары бәя алды

Башкортстан вузара кампуслар төзелә торган төбәкләрнең федераль рейтингында беренче урынны алды. Уфада кампусының проекты идарә итүнең төп күрсәткечләре буенча 100 балл җыйды. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә узган киңәшмәдә хәбәр ителде. Иң югары бәя проектның билгеләнгән сроклар һәм таләпләр нигезендә тормышка ашырылуын раслый.

Хәзерге вакытта кампусның икенче чираты 70 проценттан артык әзер. Төзүчеләр соңгы – җиденче торак манарасын сафка бастыра. Калган биналарда монолит эшләре тәмамланган, хәзер эчке бизәү һәм территорияне төзекләндерү дәвам итә. Икенче чиратны 2026 ел ахырына төзеп бетерү күздә тотыла. Студентларны анда 2027 елның сентябрендә урнаштыру планлаштырыла. Проект «Яшьләр һәм балалар» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Кампусның гомум мәйданы 140 мең квадрат метр тәшкил итә. Беренче чират инде файдалануга тапшырылган. Анда лабораторияләр һәм уку аудиторияләре эшли. Икенче чират 4 меңнән артык студентка исәпләнгән. Комплекс җиде торак манарасыннан тора. Биредә конференция заллары, спорт мәйданчыклары, ике ресторан һәм студентлар белән беррәттән Уфа халкы да йөри алачак мәдәни киңлек булдыру каралган.

Кампус мәгарифне, фәнне һәм заманча технологияләрне берләштерүче үзәк булачак. Монда генетика, биотехнологияләр һәм башка табигый-фәнни юнәлешләр өчен IT-белгечләр әзерләүгә аерым игътибар бирелә.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас