+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
23 Июля , 15:57

Башкортстанда ягулык белән хәл контрольдә

Республикада ягулык белән тәэмин итү һәм ягулык салу станцияләрендәге хәл тәүлек әйләнәсенә контрольдә тора.

Башкортстанда ягулык белән хәл контрольдәБашкортстанда ягулык белән хәл контрольдә
Башкортстанда ягулык белән хәл контрольдә

Башкортстанда ягулык базарындагы хәл республика Оператив штабының даими контролендә кала. Чираттагы брифингта Башкортстан сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Эдуард Мостафин белән гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова соңгы мәгълүматларны җиткерде.

Белгечләр хәбәр иткәнчә, иртән республикада өч сәгать дәвамында «Пилотсыз очу куркынычы» режимы гамәлдә булган. Бу вакытта ягулык төялгән машиналарны җибәрү туктатылган, ә «Лукойл» ягулык салу станцияләре вакытлыча ябылган. Шуңа күрә көндезге сәгатьләрдә чиратлар яңадан арткан. Соңрак бензовозлар Уфага һәм районнарга юлланган.

Брифингта I һәм II төркем инвалидлар, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарның ягулыкны чиратсыз салдыру хокукы тагын бер кат искә төшерелде. Моның өчен инвалидлык турында белешмә күрсәтү җитә. Белешмә "Дәүләт хезмәтләре" порталында да бар, аны кәгазьдә дә алып килергә мөмкин.

Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең урып-җыю чорына җитәрлек ягулык запасы туплавы хәбәр ителде. Белгечләр сүзләренчә, махсус техника өчен аерым резерв каралган.

Акъярда ягулык җитмәү аркасында газета таратуда килеп чыккан өзеклекләргә дә игътибар ителде. Бу мәсьәлә хәзер өйрәнелә, ягулык белән хәл тотрыклангач, басма матбугатны тарату хезмәтенә өстәмә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге каралачак.

Моннан тыш, белгечләр бензинны йорт балконнарында сакларга ярамаганын искәртте. Ягулыкны махсус савытларда салкынча урында сакларга киңәш ителә, ә саклау вакыты алты айдан артмаска тиеш.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас