+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 Июля , 14:25

Башкортстанда сайлауларны күзәтүчеләрне укыту дәвам итә

Уфада федераль экспертлар катнашында семинар узды. Республикада сентябрьгә 13 меңнән артык җәмәгать күзәтүчесе әзерләнә.  

Уфада «2026 елгы сайлауларны җәмәгать күзәтү һәм экспертлар белән тәэмин итү бурычлары» темасына семинар узды. Анда федераль экспертлар, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары катнашты.

Чарада сайлау кампаниясенең ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген тәэмин итү, җәмәгать күзәтүчеләренең роле, шулай ук мәгълүмати иминлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина хәбәр иткәнчә, республикада сентябрьгә 13 меңнән артык җәмәгать күзәтүчесен әзерләү планлаштырыла. Бүгенгә аларның 9 меңгә якыны инде махсус укулар узган.

Шулай ук 27 августта Уфада үтәчәк Башкортстан Гражданлык форумында сайлау кампаниясенә һәм җәмәгать контроленә багышланган махсус дискуссия мәйданчыгы эшләячәк. Анда сайлауларның ачыклыгын тәэмин итү һәм җәмәгать институтларының роле турында фикер алышачаклар.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас