

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Красноусольский авылында Гафури районы хакимияте башлыгы Венер Вахитов белән очрашып, муниципалитетның социаль-икътисади үсеше турында фикер алышты.
Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, район икътисады тотрыклы үсә. Авыл хуҗалыгында уңыш җыю эшләре актив бара, ә туристик тармакка инвестицияләр арта. Якын елларда районда 500 миллион сумлык акватермаль комплекс һәм 150 миллион сумлык доломит оны җитештерү предприятиесе төзү планлаштырыла.
Красноусольский авылында суүткәргечләрне яңарту, юлларны ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре дә дәвам итә. Республика Башлыгы шулай ук тузган юлларны яңарту өчен өстәмә финанслау мәсьәләсен караячагын белдерде.
Моннан тыш, районда җәмәгать киңлекләре яңартыла, мәктәпләрне ремонтлау һәм «Красноусольск» шифаханәсен үстерү буенча да эш алып барыла. Радий Хәбиров район җитәкчелегенең актив эшләвен билгеләп үтте һәм республика ярдәме алга таба да дәвам итәчәген әйтте.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото: glavarb.ru