+14 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 Июля , 05:14

«Урал аръягы»нда идарә осталары көч сынашачак

  Чемпионат җиңүчеләре республиканы илкүләм финалда тәкъдим итәчәк. Гаризалар 3 августка кадәр кабул ителә.  

«Урал аръягы»нда идарә осталары көч сынашачак«Урал аръягы»нда идарә осталары көч сынашачак
«Урал аръягы»нда идарә осталары көч сынашачак

13–15 августта Сибайда үтәчәк VIII Бөтенрусия «Урал аръягы» инвестиция сабантуе кысаларында бизнес стратегиясе һәм идарә итү буенча Башкортстан Кубогы узачак.

Ярыш 14 августта үткәрелә. Анда эшкуарлар, дәүләт хакимияте вәкилләре, үсеш институтлары белгечләре, эре предприятиеләр хезмәткәрләре һәм «Башкортстан геройлары» программасында катнашучылар көч сынашачак.

Чемпионат бизнес-симуляция форматында үтәчәк. Катнашучылар виртуаль предприятие белән идарә итеп, стратегик карарлар кабул итәчәк, базар шартлары үзгәрүенә яраклашачак һәм башка командалар белән көндәшлек итәчәк.

Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сүзләренчә, мондый чемпионатлар заманча идарәчеләр әзерләүдә мөһим роль уйный. Төбәк этабында җиңүчеләр Global Management Challenge илкүләм финалында Башкортстан данын яклау хокукын алачак.

 
 
 
Автор:Денис Таваев
Читайте нас