

Башкортстанда ягулык базарындагы вазгыять оператив штаб контролендә кала. 31 июль көндезге сәгать 12гә Уфада автозаправка станцияләрендәге чиратларда 800ләп автомобиль теркәлгән. Белгечләр әйтүенчә, ягулыкның барлык төрләре дә бар, әмма ял көннәре алдыннан сорау арту сәбәпле, чиратлар әле кимеми.
Кыенлыклар Аскын районында, Стәрлетамакта һәм республиканың көньяк районнарында күзәтелә. Стәрлетамакка ягулыкның шимбә көнне китерелүе көтелә. Шул ук вакытта Борай һәм Зианчура районнарында хәл тотрыклана бара, анда ягулык белән тәэмин итү яхшырган.
Оператив штаб вәкилләре хәбәр итүенчә, юл төзелеше һәм башка мөһим объектлар өчен ягулык белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк. Шулай ук туристлар күп йөри торган Красноусольск юнәлешендәге хәл дә контрольдә тотыла.
Белгечләр сүзләренә караганда, республикада ягулык белән тәэмин итү буенча эш дәвам итә, ә барлык мөрәҗәгатьләр оператив тәртиптә карала.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102