+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
3 Августа , 16:30

Радий Хәбиров Уфа хакимияте машиналарын СВОда катнашучыларга тапшырырга кушты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Уфа хакимиятенең хезмәт автомобильләрен шәхси максатларда файдалану турындагы мәгълүматны кискен тәнкыйтьләде.  

Радий Хәбиров Уфа хакимияте машиналарын СВОда катнашучыларга тапшырырга куштыРадий Хәбиров Уфа хакимияте машиналарын СВОда катнашучыларга тапшырырга кушты
Радий Хәбиров Уфа хакимияте машиналарын СВОда катнашучыларга тапшырырга кушты

Аның сүзләренчә, муниципаль гараж автомобильләре Башкортстан Югаргы судына Татарстаннан билгеләнгән судьяларны өйләренә йөртү өчен кулланылган. Республика җитәкчесе мондый хәлнең кабул ителмәвен белдерде.

Радий Хәбиров Контроль-хисап палатасына әлеге очракны тикшерергә кушты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хезмәт машиналарының күпме һәм нинди күләмдә файдаланылганы ачыкланачак.

Республика Башлыгы шулай ук әлеге автомобильләрне Уфа хакимиятеннән алып, «Ватанны саклаучылар» фондына тапшырырга кушты. Аның әйтүенчә, транспорт махсус хәрби операциядә катнашучылар ихтыяҗлары өчен кулланылырга тиеш.

Моңа кадәр Уфа шәһәр Советы хезмәт автомобильләреннән законсыз файдалану мөмкинлеге буенча тикшерү үткәрүне сорап, Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсенә мөрәҗәгать иткән иде.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас