

Башкортстан «Знание.Премия – 2026» агарту премиясенә гаризалар саны буенча Русиядә тугызынчы урынга күтәрелде. Республикадан бәйгедә катнашу өчен 116 гариза тапшырылган. Бу – Идел буе федераль округында өченче күрсәткеч.
Башкортстан вәкилләре аеруча мәгариф, Русия халыклары бердәмлеген ныгыту һәм остазлык номинацияләрендә актив катнаша. Алар арасында Ефремкино авылы мәктәбенең укытучысы Лилия Юлдашбаева да бар. Ул дәресләрдә нейрочелтәрләр кулланып, балаларны башкорт эпослары белән заманча форматта таныштыра.
Экология юнәлешендә республиканы «Торатау» геопаркы проекты тәкъдим итә. Анда укучылар өчен геология, палеонтология һәм орнитология буенча дәресләр, конкурслар үткәрелә, шулай ук өч телдә фәнни комикс әзерләнгән.
Быел ил буенча премиягә 5 меңнән артык гариза тапшырылган. Гаризалар кабул итү сентябрьгә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы традиция буенча Мәскәүдә узачак.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102