

Аның сүзләренчә, Уфада чиратлар сизелерлек кимеде, әмма Дим бистәсе әле дә «кызыл зона»да кала. Шулай ук Салават шәһәрендә һәм тагын берничә районда ягулык белән вакытлыча өзеклекләр күзәтелә. Моңа БПЛА һөҗүме хәвефе игълан ителү сәбәпле ягулык төяү эшләренең туктатылуы да йогынты ясаган. Кичкә таба ягулык барлык районнарга китерелер дип көтелә.
Брифингта җәмәгать транспорты эшенә дә аңлатма бирелде. Республикадагы 2200 автобусның 80 проценты газда, 20 процентка якыны дизель ягулыгында йөри, бензин кулланучы автобуслар 1 проценттан да кимрәк. Шуңа күрә бу өлкәдә өзеклекләр күзәтелми.
Белорет районында исә хәзерге вакытта «Башнефть»нең барлык АЗСларында ягулыкның бөтен төрләре дә бар, чиратлар юк. Шулай да Уфа – Стәрлетамак трассасында һәм Сибай юнәлешендәге кайбер шәхси ягулык салу станцияләрендә хәл әле дә киеренке булып кала.
Билгеле булганча, Башкортстанда барлыгы 590 ягулык салу станциясе эшли. Аларның 40 проценты – шәхси АЗСлар, һәм аларның бер өлеше әлегә кадәр тулы күләмдә эшли алмый.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102