

Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгечләре күчмә экологик лаборатория белән берлектә Уфада атмосфера һавасының сыйфатын тикшерде.
Һава пробалары шәһәрнең өч ноктасында алынды. Алар бензол, күкерт диоксиды, углерод оксиды һәм водород сульфиды күләменә тикшерелә.
Министр Нияз Фазылов хәбәр иткәнчә, шәһәрдә тәүлек әйләнәсе эшләүче автоматик станцияләр дә һаваның торышын даими күзәтеп тора.
Әгәр дә зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән нормадан артып китүе ачыкланса, тикшерү нәтиҗәләре тиешле ведомстволарга оператив чара күрү өчен җибәреләчәк.
Мониторинг дәвам итә, вазгыять министрның шәхси контролендә.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102