

Узган атнада Уфада көчле җил һәм яңгырлар аркасында 32 агач ауган. Бу хакта шәһәр хакимиятендәге оператив киңәшмәдә Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Руслан Шәйдуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, җиде очракта агачлар электр линияләренә ауган, 12 очракта автомобильләргә зыян китергән. Калган очракларда агачлар юлларга һәм тротуарларга төшкән.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102