

Сибайда яшәүче ир-егет ялган тракторчы-машинист таныклыгы кулланган өчен хөкем ителде. Бу хакта республика прокуратурасы хәбәр итте.
Ачыкланганча, 2025 елның сентябрендә ул социаль челтәр аша билгесез кешедән 200 мең сумга ялган йөртү таныклыгы сатып алган. Соңрак әлеге документны төягеч йөртүчесе булып эшкә урнашканда, шулай ук ЮХХИДИ инспекторына күрсәткән.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 8 айга иреген чикләү җәзасы билгеләде. Ялган таныклык әзерләгән кешегә карата җинаять эше аерым җитештерүгә бүленгән.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102