+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
6 Августа , 17:20

Радий Хәбиров блогерлар белән очрашты

Төбәккә килгән федераль блогерлар республиканың табигате, туристик маршрутлары һәм кунакчыллыгы турында сөйләргә вәгъдә итте.

Радий Хәбиров блогерлар белән очраштыРадий Хәбиров блогерлар белән очрашты
Радий Хәбиров блогерлар белән очрашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада туризм өлкәсендәге федераль һәм төбәк блогерлары белән очрашты. Аларның гомум аудиториясе 15 миллионнан артык язылучы тәшкил итә. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, Башкортстанның бай табигате, тарихи-мәдәни мирасы һәм үсешкән инфраструктурасы туризм өчен зур мөмкинлекләр ача.

– Безгә республикабызны нинди бар, шундый – матур, юмарт һәм кунакчыл итеп күрсәтүегез мөһим, – диде төбәк җитәкчесе.

Блогерлар исә Торатау шиханы һәм башка урыннардан зур тәэссоратлар алуларын әйтеп, Башкортстан турында миллионлаган кешеләргә сөйләячәкләрен белдерде. Панель утырышында туризм тармагын үстерү, яңа маршрутлар булдыру, юл буе сервисын камилләштерү, вакыйга туризмын киңәйтү һәм республиканы социаль челтәрләрдә таныту мәсьәләләре каралды.

Радий Хәбиров сүзләренчә, бүген республикага ел саен 2,5 миллионнан артык турист килә. Максат – бу күрсәткечне кимендә 3 миллионга җиткерү.

Очрашуда шулай ук шифаханә туризмы, сәнәгать туризмы, Евразия күчмә цивилизацияләр музее проекты, Көньяк Урал сукмагы, зубрларны торгызу программасы һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы туристик мохит булдыру турында да фикер алыштылар.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас