+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 Августа , 15:59

Андрей Назаров «Красный Ключ» су заводында булды

Премьер-министр «Красный Ключ» заводының җитештерү мөмкинлекләре һәм үсеш планнары белән танышты. Предприятие тәүлегенә 300 меңгә кадәр шешә су җитештерә һәм инвестицияләр күләмен арттыра.

Андрей Назаров «Красный Ключ» су заводында булдыАндрей Назаров «Красный Ключ» су заводында булды
Андрей Назаров «Красный Ключ» су заводында булды

Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры Андрей Назаров Нуриман районына эш сәфәре барышында «Красный Ключ» шешәгә тутырылган су җитештерү заводында булды.

2002 елдан эшләп килүче предприятие «Башкортстан продукты» проекты дипломанты булып тора. Су уникаль карст чыганагыннан алына, заманча җиһазларда чистартылып, шешәләргә тутырыла.

Андрей Назаров предприятие эшчәнлеген югары бәяләде.

Предприятие тәүлегенә 300 меңгә кадәр шешә су җитештерә. Узган ел җитештерүне яңартуга 50 миллион сумнан артык инвестиция салынган. Киләчәктә складларны киңәйтү һәм яңа продукция чыгару планлаштырыла. Бу – дөрес юнәлеш, – диде ул.

2025 елда предприятиегә 51,5 миллион сум инвестиция җәлеп ителгән. Алга таба склад мәйданнарын киңәйтү, җитештерү һәм логистика инфраструктурасын үстерү күздә тотыла. Шулай ук компания татлы эчемлекләр ассортиментын киңәйтергә һәм пыяла шешәдәге су сату күләмен арттырырга ниятли.

Очрашуда федераль сәүдә челтәрләрендә җирле җитештерүчеләр продукциясен тәкъдим итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Андрей Назаров республика эшкуарларына ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады.

Без үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итәргә тиеш. Бу – эш урыннарын саклау һәм республика икътисады үсеше өчен мөһим, – дип билгеләде Премьер-министр.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас