

Ул билгеләп үткәнчә, төзелеш комплексы республика икътисадының иң мөһим тармакларының берсе булып тора. Башкортстан төзелеш күләме буенча Россиянең алдынгы ун төбәге исәбенә керә. Республикада ел саен 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырыла, ә бер кешегә туры килгән торак мәйданы 31 квадрат метрдан артып киткән.
Рөстәм Газизов төзелеш тармагын үстерүнең төп бурычы – хәзерге темпларны саклап кына калмыйча, киләчәк өчен дә ныклы нигез булдыру икәнлеген ассызыклады. Бүген республикада шәһәр төзелеше потенциалы 8 миллион квадрат метрдан артып китә.
Вице-премьер шулай ук тармак ветераннарына, яңа төбәкләрне торгызуда һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүче төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Тантанада төзүчеләр исеменнән республиканың Төзүчеләр берлеге идарәсе рәисе Рәшит Мәмлиев, яшь белгечләр исеменнән УДНТУның Архитектура-төзелеш институты магистратурасына укырга керүче Артём Давлетов чыгыш ясады. Чара республика иҗат коллективлары катнашындагы бәйрәм концерты белән тәмамланды.